1 куплет:
– Кем ул анда елмаеп килә?
– Ул анда безнең батыр килә!
– Ниләр булдыра сезнең батыр?
– Җитмеш төрле һөнәре бардыр!
Припев:
Син зур тауларга тиң,
Киң суларга тиң,
Туган батыр син!
Күр, кулларыңда – ут,
Йөрәгеңдә – кот,
Син Туган батыр!
2 куплет:
– Юлымда яман җилләр исә,
– Тезләнә күрмә, тор син, батыр!
– Кара көчләр ирегем кисә,
– Бирешә күрмә, тор син, батыр!
– Сусаудан йөрәгем ут яна,
– Саф чишмә сиңа дәва бирер!
– Егәрлегем җитми башласа,
– Халкың сиңа ярдәмгә килер!
Рэп:
Кара миңа, сиңа дәшәм,
Кулларыңны төшергәнсең,
Үз-үзеңнән көләсең,
Шикләнәсең, cөртенәсең,
Чит-ятларның сүзләрен колагыңа эләсең.
Син батырда күпме көч бар!
Сиңа бит бөтен дөнья да тар!
Сине кояш көтә, җаныңа ут төртә,
Байрагыңны күтәр, бар бар бар!